"Бәйрәм бүген"
Мөрәле башлангыч мәктәбендә балалар белән бөек шагыйребез Г. Тукайның 133 еллыгына КВН үткәрдек. Балалар белән кече яшьтән үк шөгыльләнү үз нәтиҗәләрен бирми калмый, Г.Тукайның иҗатын балалар яхшы беләләр. Җырларын җырлыйлар, шигырьләрен яттан сөйлиләр. Укучыларга “Бәйрәм бүген” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, Тукай иҗаты буенча табышмакларга җаваплар эзләдек, әсәрләреннән өзекләр укып, кайсы әсәрдән икәнлеген белдек. Балалар арасында Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесе игълан ителгән иде, аларга нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Бу кичә вакытында балаларның белемнәре тагын да ныгыды, кичәбез мавыктыргыч булды.