Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

Ут дусмы, дошманмы?

 

 

Китапханәдә, балаларны яклау көне уңаеннан, «Ут дусмы, дошманмы?» дип аталган танып белү уены  үткәрелде. Уенга мәктәптән лагерь балалары һәм  Сеҗе янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре чакырылды.  Китапханәче балаларга  утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш  иткән очракта янгынга, күп бәла-казаларга сәбәпче булуын, ут һәм көнкүреш электр приборлары белән сак эш итәргә кирәклеген  аңлатты. МЧС хезмәткәре Марат Залялиев балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштырды. Янгын вакытында югалып калмау, үз-үзеңне тоту  кагыйдәләрен  кызыклы уен формасында аңлатты. Янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен киеп карау балаларга аеруча ошады.