Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь"

        Мөрәле балалар бакчасында, Сеҗе авыл китапханәсе белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга герой шагыйрьнең көчле рухлы булуы, тоткында да бик күп иҗат итүе, батырларча һәлак булуы турында сөйләнде. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, кызыл ромашка шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Китап күргәзмәсе һәм Муса Җәлилнең иҗатын чагылдырган презентация кичәбезне тагын да эчтәлеклерәк иттеләр.