Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Балачакның күге биегрәк"

 

Сеҗе мәктәбендә, авыл китапханәсе белән берлектә, якташ язучыбыз Вакыйф Нуриев белән очрашу кичәсе үткәрелде.  В.Нуриев белән берлектә аның каләмдәшләре Р.Галиуллин, А.Хамзин, К.Каримовлар да кайттылар.  Якташыбызны ишектән керүгә үк чәк-чәк  һәм нәфис сүз белән  сәламләп каршы алдык. Әдәби кичәне авыл китапханәчесе Г.Әхмәдиева алып барды. Аның яңа басылып чыккан “Ни хәлең бар, балам?”китабы тәкъдир ителде . Язучыбызның авылдашлар белән очрашуы бик җылы атмосферада үтте. Аның иҗатын яктырткан “Күңелем энҗеләре” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.