"Тукай иленә сәяхәт"
Габдулла Тукаебыз бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә. Заман тудырган һәм милләтне борчыганбик күп сорауларга җавапны бүген дә Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин..
Татар милләтен, татар җанын, татар телен саклыйм дисәң , Тукай рухын, Тукай мирасын сакларга һәм өйрәнергә кирәк. Шундый максат белән 21 апрель көнне балаларга Тукай әсәрләрен кычкырып уку үткәрелде. Кече яшьтәге балаларга Тукайның “Энҗе бөртекләре”, “Күңелле сәхифәләр” китпларындагы әсәрләр укылды. Үсмер балалар өчен “Сагыныр вакытлар” китабыннан кайбер әсәрләре кычкырып укылды һәм алар буенча фикер алышу оештырылды.