"Күп укыган – күп белер"
2 апрель көне ел саен китапханәдә Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Балалар китабы көненә китапханәдә әзерлек алдан ук башланды. Матур итеп бизәлгән, бай эчтәлекле китап күргәзмәләре әзерләнде.
Китапларның ниндиләре генә юк: җете рәсемлесе, маҗараларга бай булганы да, әкият яисә шигырь китаплары. Шулар арасында иң мәртәбәле урында сөекле шагыйребез Г. Тукайның өр-яңа китаплары тора. Кичәдә балалар “Китап белән кемнәр дус?” дип аталган маҗараны сәхнәләштереп күрсәттеләр, китап турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырланды. Балалар Г. Тукай, Р. Миңнуллин, В. Бианки, Л.Газизовалар иҗаты белән аеруча кызыксындылар.
“ Китаплы балачак, бәхетле!” күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Әкиятләр иленә сәяхәт” презентациясе дә балаларга бик ошады.
Татарстан китап нәшрияты—балалар китабының бишеге. Безнең кулга шатлык булып килеп керүче китапларның күбесе шунда “туа”. Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә ул. Балалар китабы—тәрәзәләрнең иң кояшлысы, иң яктысы. Алар аша күңелләребезгә җылы, якты нурлар тулсын!