Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен”

    Язның иң матур көннәрендә билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнәрнең берсе – татар халкының сөекле шагыйре  Г. Тукайның туган көне.  Быел без аның 130 еллыгын Сикертән мәдәният йортында үткәрдек.  Анда Сеҗе авыл китапханәсе үз программасы белән катнашты. Кичәдә Г. Тукайның җырлары, шигырьләре яңгырады, әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелде.