"Якташ язучылар - безнең горурлыгыбыз"
Сеҗе авыл китапханәсендә, «Пушкин картасы» кысаларында, авыл яшьләре өчен «Якташ язучылар-безнең горурлыгыбыз» дигән әдәби ярминкә үткәрелде. Балалар якташ язучыларыбыз Вакыйф Нуриев, Гөлчәчәк Галиева, Хәнәфи Бәдигый һәм Тәбрис Мөбарәковның тормышына һәм иҗатына багышланган стенд-күргәзмә белән таныштылар. Балалар җирле шагыйрьләрнең китаплары, аларның иҗаты, язучыларыбыз турында газета-журнал мәкаләләреннән тупланган папкалар белән таныштылар. «Авылыбыз - Сеҗедер, кешеләре- энҗедер " дигән тарихи – әдәби сәяхәттә булдылар, анда «безнең авыл тарихы», «кызыклы даталар», «танылган шәхесләр», «Әдәби бит»дигән тукталышлар ясадылар. «Туган як тарихын беләсезме? " дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. "Балалар шулай ук «авылыбызның үткәне һәм бүгенгесе» интеллектуаль туган якны өйрәнү уенында катнаштылар, кече Ватаныбызның горурлыгы һәм даны турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр.