Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Көз - юмарт чор"

 

Мәктәп яшендәге балалар өчен «Көз – юмарт чор» дип аталган уңыш бәйрәме үткәрелде.  Чарада катнашучылар елның иң матур вакытына-көзгә сәяхәткә чыктылар. Көз – урып-җыю вакыты һәм йомгак ясау вакыты.  Катнашучыларны халык  ышанулары, халык билгеләре һәм мәкальләр белән таныштырдык. Китапханәче «безнең түтәлдә нәрсә үсә дә ботакта нәрсә үсә? " дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады"һәм А.С.Пушкин, Н. Каштан, Р. Корбаннарның  көз турындагы шигырьләре яңгырады. Шигырьләр тыңлаганда, һәркем төрле көзне-якты һәм җылы, алтын, соры һәм яңгырлы көзләрне тоя алды. Балалар көз билгеләре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, табигать күренешләре турында табышмакларга җаваплар бирделәр, көзге урман серләрен белделәр. Балалар «Шалкан», «бакчачылар», «Тихая охота», “Чудесный мешочек", уеннарын бик теләп уйнадылар. Алтын көз турындагы җырларны искә төшерделәр.