Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Главное - душою не стареть"

 

Сеҗе мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, өлкән яшьтәге авылдашлар өчен «Иң мөһиме-күңелләр картаймасын» дигән тематик кичә – очрашу үткәрелде. Бу бәйрәмне без лаеклы, зирәк, хөрмәтле, яшьләренә карамастан нык һәм чыдам кешеләргә багышладык.   Бу бәйрәм чарасы ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирде. Олы яшьтәге авылдашларыбызга изге теләкләр җиткерелде. Концерт номерлары катнашучыларның ялын бизәде. Чара барышында кунакларга « Көйне бел », « Күңелләрне җылы сүз белән юатабыз »кебек уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде. Китапханәче «Тормышны яратыгыз» китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм шигъри сәхифә белән чыгыш ясады. Кунаклар үзләренең ничек эшләүләре, буш вакытларын ничек уздырулары, үзләренең мавыгулары турында истәлекләре белән уртаклаша алдылар.