"Что принес нам почтальон?"
Сеҗе авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Почтальон безгә нәрсә китерде?” дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче балаларны балалар журналлары дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чакырды һәм китапханәгә килә торган басмалар белән таныштырды. Чара барышында китапханәче вакытлы матбугатның нәрсә икәнлеге турында сөйләде, «Сабантуй», «Салават күпере», «Непоседа», «Маленькие академики», «Ялкын» журналларына күзәтү ясады. Тышлыкларга аерым игътибар бирдем-алар нинди төсле, матур, шунда ук игътибарны җәлеп итә. Балалар һәр журналның үз йөзе һәм стиле булуын, аларда танып белү һәм иҗади хикәяләр, викториналар, кроссвордлар, кызыклы конкурслар булуын белделәр. Балалар кызыксынып журналлар карадылар, төрле биремнәрне үтәделәр, ребуслар чиштеләр, лабиринтлар үттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр.