"Мәңге балкып яшә, гүзәл Ватаным"
Татарстан Республикасы көне алдыннан Сеҗе авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге балалар өчен " Мәңге балкып яшә, гүзәл Ватаным" исемле танып-белү викторинасы үткәрелде. Яшь буында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи үткәне, бүгенгесе белән таныштыру бик мөһим. Чара башында балалар Татарстан гимнын тыңладылар. Аннары китапханәче Татарстан Республикасына багышланган танып-белү викторинасы үткәрде. Викторинада катнашып, балалар республикабызның тарихы, төп символлары, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйттеләр. Викторина сорауларыннан тыш, балалар иҗади биремнәрдә катнаштылар: "Догадайся", " Кем күбрәк?", "Кече Ватан". Китапханәче шулай ук " Мәңге балкып яшә, гүзәл Ватаным " китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм катнашучыларны "Татарстан"журналы белән таныштырды.