«Китапханә аша компьютер грамоталылыгы дөньясына»
Китапханәдә өлкән яшьтәге укучылар өчен «китапханә аша компьютер грамоталылыгы дөньясына» дигән дәрес үткәрелде. Кирәкле мәгълүматны эзләү, социаль челтәрләрдә аралашу, счетлар өчен түләү, дәүләт хезмәтләре порталында табибка язылу өчен интернет һәм компьютер белән куллана белү зарур. Китапханәче өлкән яшьтәге укучыларны компьютер, телефон белән идарә итү күнекмәләренә өйрәтте. Мошенниклар корбаны булмасыннар дип кисәтте.