Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Бу бөек көчнең исеме - Россия"

 

Россия көне алдыннан Сеҗе авыл китапханәсендә урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен “Бу бөек көчнең исеме - Россия» тарихи – танып белү уены үткәрелде. Чараны китапханәче ачып җибәрде һәм балаларга бу көннең милли берләшү, ирек, тынычлык һәм татулык, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булуын сөйләде. Аннары уен-викторинада балалар дәүләт символикасы – герб, флаг һәм гимн турында искә төшерделәр. Балалар Россия тарихы, географиясе өлкәсендәге сорауларга җавап бирделәр.  Уеннар берничә турда узды: “ минем чиксез Ватаным”, “ Россиянең җиде могҗизасы”, “йөрәккә якын почмак”, “туган табигать матурлыгы”, “Россия халыклары уеннары". Нәтиҗәдә, без барыбыз да, безнең барыбызны да илебез – Россия берләштерә дигән нәтиҗәгә килдек һәм иксез-чиксез ватаныбызның башка халыклары тормышы белән дус булырга һәм кызыксынырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.