"Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"
Сеҗе авыл китапханәсе гадәттәгечә "Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз 2025" халыкара акциясендә катнашты, аның инициаторы-Самара өлкә балалар китапханәсе һәм ул Бөек Җиңү көненә багышлана. Акция кысаларында мәктәп укучылары өчен "сугыш мизгелләре Китап хәтерендә" дигән кычкырып укулар үткәрелде.
Китапханәче Балаларга сугыш турында, аны ни өчен Бөек Ватан сугышы дип атаулары, Җиңүнең нинди югары бәя белән яулануы турында сөйләде. Аннары Алексеев С.П..ның "Генерал Панфилов", Печерская А. Н. ның "Леня Голиков", "Валя Котик"әсәрләреннән өзекләр укыды.
Балалар кызыксынып хикәяләр һәм повестьлар тыңладылар, аннары укыганнар турында фикер алыштылар.