"Бишек җырыдай тылсымлы, Тукай әкиятләре"
Китапханәдә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, кече яшьтәге укучы балалар өчен балалар иртәсе үтте. Кичәдә китапханәче балаларны язучының торыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Г. Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр, аның әкиятләре буенча мультфильмнар карадылар.