"Алар Ватан өчен көрәштеләр"
Сеҗе һәм Мөрәле авылларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата тематик кичәләр үткәрелде. Кичәгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Кичәдә Бөек Ватан сугышында катнашып яки тылда хезмәт итеп Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертүчеләргә дан җырланды, шигырьләр сөйләнде, рәхмәт сүзләре әйтелде.