Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Үлемне җиңгән шагыйрь"

        Бәйге  командаларның сәламләве белән башланып китте. Балалар  Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.   Укылган өзекләрнең   дә кайсы  шигырьдән икәнен тиз белделәр. Командалар сорауларга җаваплар эзләгән арада ике яктан да берәр бала М. Җәлил шигырьләре буенча  рәсемнәр ясадылар.  Бәйгене капитаннар ярышы дәвам итте һәм Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар башкару белән тәмамланды.

      Герой – шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлап ясалган презентация карау кичәне тулыландырып җибәрде.