"Без сәламәт яшәү яклы"
Китапханәдә яшьләр өчен профилактик әңгәмә үткәрелде. "Без сәламәт яшәү яклы" профилактик әңгәмәсендә киләчәк һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштек. Кеше сәламәтлегенә һәм аның иминлегенә йогынты ясый торган факторларны, сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен билгеләдек. Зарарлы гадәтләрнең булдырмау һәм һәркемгә үз тормыш юлын сайларга кирәклеге турында фикер алыштык. Китапханәче бу темага китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.