«Андерсен әкиятләре патшалыгында»
Мөрәле балалар бакчасында, гадәттәгечә, танылган балалар язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көнен билгеләп үттек. Без барыбыз да балачакта әкиятләр укыдык һәм зур кызыксыну белән аның геройларын күзәттек. Балалар Г.Х. Андерсен әкиятләрендәге геройлар белән таныштылар: гүзәл аккошка әйләнгән Шыксыз үрдәк бәбкәсе, зур һәм игелекле йөрәкле кечкенә генә Дюймовочка, кургаш кебек нык һәм шундый гашыйк солдат, Кайның бозлы йөрәген күз яшьләре белән эреткән тугры Герда. Балалар әкиятче биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, аның әкият геройларын ничек уйлап чыгарганын сөйләдек. Китапханәче әкиятләрне кычкырып укыды. Аннары барыбыз да бергәләп мультфильмнар карадык.