Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Ягез әле, егетләр!"

Сеҗе мәдәният йортында, Сеҗе авыл китапханәсе белән берлектә, югары сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик уен программасы узды. Чара башында китапханәче балаларны «Ватанны саклаучы» төшенчәсе белән таныштырды һәм безнең егетләр Ватанны яратырга, укырга һәм лаеклы якларга һәм уенда «көрәшергә» әзерлеген күрсәтергә вакыт җитте. Уенда катнашучылар ике командага бүленеп биремнәрне үтәделәр. Җиңүче булу өчен катнашучыларга физик яктан көчле булу гына аз,  аларга җитәрлек дәрәҗәдә максатчанлык, ихтыяр көче, оешканлык һәм җыйнак, җитез һәм тапкыр булу кирәк. Командалар  “Рота, подъем!", “ Мина кыры”, “Разведчиклар”, “Төз атучылар" дип аталган ярышларда көч сынаштылар.