"Защитникам - Слава!"
Сеҗе авыл китапханәсе, Сеҗе мәктәбе белән берлектә, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган «Безнең горурланырлыгыбыз бар» дип аталган, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган акциядә катнашты. Укучы балалар Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре Муса Җәлил, Нәби Дәүли, Фатих Кәрим һәм башка язучыларның әсәрләрен кычкырып укыдылар.