"900 батырлык көне"
27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Бу датага карата китапханәдә " 900 батырлык көне» дип аталган хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга камалышта калган Ленинград шәһәре өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, түзә алмаслык тормыш шартлары, блокададагы икмәк нормасы турында сөйләде. Шулай ук Таня Савичева турында да белделәр, аның көндәлеге Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әверелде. Китапханәче шулай ук "Алсу таңнар сезоны даныгыз"китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.