Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"В гостях у сказок Братьев Гримм"

  

Сеҗе авыл китапханәсендә «Бертуган Гриммнар әкиятләрендә кунакта»дигән әдәби сәгать узды. Чараны танылган немец әкиятчесе Якоб Гриммның туган көненә багышлап үткәрелде. 2025 елның 6 гыйнварында аңа 240 яшь тулган булыр иде. Абыйлы-энеле Вильгельм белән Якоб Гриммның тарихта күренекле шәхесләр булуын, бик тырыш, үзләренә карата кырыс һәм әхлакый яктан саф кешеләр булулары турында сөйләдек.

Чара барышында балалар бертуган Гриммнарның әкият геройлары янына кунакка киттеләр. Без Бремен шәһәрендә Метелица ханымда кунакта булдык, балалар Бремен музыкантлары, гномнар исемнәре белән таныштылар. Китапханәче куркыныч һәм көчле, җитез һәм кыю геройлар турындагы әкиятләрне кычкырып укыды.