"Гаҗәеп китапханә дөньясына сәяхәт"
Сеҗе авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен «гаҗәеп китапханә дөньясы» дигән экскурсия-танышу үткәрелде. Китапханәгә кергәч, балалар бик күп матур, кызыклы китапларга һәм журналларг дөньясына чумдылар. Үзләрен иркен тоттылар, һәркем үзләренә таныш булмаган төрле төстәге яңа китап-журналларны карап чыктылар, сораулар бирделәр.
Китапханәче нәни кунакларны «китапханә», «китап», «укучы» төшенчәләре белән таныштырды, энциклопедияләр, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр һәм әлбәттә, ни өчен укый һәм китапханәгә йөри белергә кирәклеге турында әңгәмә корды.
Алган белемнәрне ныгыту өчен викторина үткәрелде. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм әкият персонажлары турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр.