"Курчаклар да җанлана..."
Сеҗе мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балаларга курчак театры өчен курчаклар ясау һәм алар белән идарә итү буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-классны чакырылган кунагыбыз Шарапов Марсель абый үкәрде. Кичәгә ул үзенең курчакларын алып килгән иде. Балаларга курчакларны ясау нечкәлекләре турында сөйләде. Соңыннан курчаклар белән ничек идарә итәргә кирәклеген аңлатты, балаларга Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән өзек уйнап күрсәтелде. Балалар үзләре дә курчакларны уйнатып карадылар.