Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Күңелле каникуллар"

Көзге каникул вакытында балаларның ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, мәдәният йорты белән бергәләп, балалар өчен күңелле уеннар үткәрдек. Укучылар китапханәдә яңа китаплар, күргәзмәләр белән таныштылар. Мәдәният йорты фойесында әкиятләр илендә күңелле стартлар, татарча биюләр, милли уеннар уйнау, теннис уйнау оештырылды.