"Битва умников"
Сеҗе авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган интеллектуаль уен, яшьләр өчен « <Битва умников» үткәрелде. Чара башында китапханәче укуның файдасы, тормышыбызда китапның әһәмияте турында әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар ике командага бүленеп түбәндәге конкурсларда катнаштылар: « Республиканың иң төп документы», « Республика символлары», « яраткан китабың турында сөйлә», «Республика белән үзебез идарә итәбез», « лириклар»-һәр команданың өч катнашучысы нинди дә булса шигырьнең беренче юлын укый, икенче командада катнашучылар дүрт юллык шигырьне тәмамларга, әсәрнең ничек аталуын һәм аның авторы кем икәнен әйтергә тиеш. Капитаннар ярышы - команда капитаннарына ”Казан “ һәм ”Татарстан " сүзләре очрый торган әсәрләрнең исемнәрен искә төшерергә тәкъдим ителде. Уеннарга белемнең төрле өлкәләре буенча сораулар кертелде. Уен барышында барлык катнашучылар да үзләренең интеллектуаль сәләтләрен һәм командада эшли белүләрен актив күрсәттеләр.