Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Осень золотая - чудеса урожая"

 

Сеҗе төп гомуми белем бирү мәктәбендә, китапханә белән берлектә,  мәктәп укучылару өчен «Алтын көз – уңыш могҗизалары» дигән тематик кичә узды. Көз – искиткеч чор, уңыш җыеп алу һәм үз кулларың белән үстерелгәннәргә сөенү вакыты, йомгак ясау вакыты. Чарада китапханәче елның матур фасылы, көзге баз нәрсәгә бай булуы турында сөйләде. Тыңлаучыларны җимешләр һәм үсемлекләр турындагы ышанулар, халык билгеләре белән таныштырды. Чарада татар шагыйрьләренең көз, уңыш һәм урып-җыю белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турында шигырьләре яңгырады. Шигырьләр һәм хикәяләр тыңлаганда, чарада катнашучыларның барысы да төрле көзләрне: якты һәм җылы, соры һәм яңгырлы, тук һәм алтын көзләрне тоя алдылар. Китапханәче әзерләгән яшелчә һәм җиләк-җимеш эшләнмәләре турындагы искиткеч презентация барысының да кәефен күтәрде.