Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Авылдаш язучыбыз - горурлыгыбыз"

Якташ язучыбыз Вакыйф Нуриевның туган көне уңаеннан,  китапханәдә түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Актив китап укучылар белән авылдаш язучыбызның иҗатын барладык.

 Әсәрләрендә күренекле язучының туган авылына, якташларына, аның гыйбрәтле тарихына, гореф-гадәтләренә, табигатенә соклануы, намуслы, тырыш, затлы милләте белән горурлануы тасвирланган. Әңгәмәдә катнашучыларны күренекле якташ язучыбыз өчен горурлану хисе биләп алды. “Эт тырнагы” пьесасына бергәләп анализ ясадык.