Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Тату гаилә - оҗмах түре"

 
Ташкич авылында, Гаилә Елы уңаеннан, әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштек, күп балалы гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Әдәби кичәбез күңелле һәм моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Китапханәче кичәне алып барды һәм “Гаилә бәхет ачкычы” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичәбез авыл халкы белән берлектә күмәк биюләр белән тәмамланды.