"Гомер көзләрегез кояшлы булсын"
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Гомер көзләрегез кояшлы булсын" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәбез җырлар, уеннар белән үрелеп барды. Төрле мавыктыргыч сораулар, музыкаль номерлар, табышмаклар һәм әдәби сораулар кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде.