"Чал тарихлы данлы илем"
Китапханәдә Республика көненә карата “Чал тарихлы данлы илем” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда тәкъдим ителгән китаплар Татарстан Республикасының тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылырга, аның бай мәдәни мирасы турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итә.