Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

“Урман – җиребезнең матурлыгы, байлыгы”

        Китапханәдә экология елына багышланган чара үткәрелде. Китап укучы балалар алдында Лесхоз урман хуҗалыгы хезмәткәре Р.Тимершаехов чыгыш ясады. Ул әйләнә-тирәне чистарту, урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, экологик проблемалар, кошларны каршылауга багышланган мәсьәләләргә тукталды. Соңыннан укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар  бирде.