"Җилдән җитез егетләр"
23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә карата ачык һавада спорт уеннары оештырылды. Бәйрәмгә укучы балаларның әтиләре дә чакырылды. Әтиләр һәм егетләр, командаларга бүленеп, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, гер күтәрү һ.б. уеннарда көч сынаштылар. Китапханәче Г.Ахмадеева спорт темасына викторина үткәрде, «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» китап күргәзмәсенә обзор ясады.