"Туган телнең кадерен бел"
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан китапханәдә «Туган телнең кадерен бел!» дип аталган әдәби танып белү сәгате үткәрелде. Кичәгә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче балаларны туган тел турында шигырь язган шагыйрьләр иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтелде. “Татар теле – газиз туган телем” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.