"Хәрәкәттә - бәрәкәт!"
29 январь көнне Мөрәле авылында кышкы спорт уеннары көне үткәрелде. Авыл яшьләре һәм кайткан кунаклар чаңгы ярышында көч сынаштылар. Балалар һәм өлкәнрәкләр, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Көн салкын булуга карамастан һәркемнең кәефләре күтәренке иде.