"Күпме уен, күпме җыр алып килде яңа ел!"
Сеҗе мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен бал – маскарад үткәрелде. Бәйрәмдә балалар өчен кызыклы уеннар, конкурслар, төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Иң актив китап укучы балаларны кыш бабай белән кар кызы котлап, грамоталар белән бүләкләделәр.