"Туган як тургае"
Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Сеҗе китапханәсе мәктәп белән берлектә юбилей кичәсе оештырды. “Туган як тургае” дип аталган бу кичәдә китапханәнең актив укучылары, Хәнәфи абый белән бергә кайткан язучылар катнашты.
“Туган тел китабы”, “Татар теле дәресләре” (“Уроки татарского языка”), “Абага чәчәге” дигән очерклар, фәнни–публицистик мәкаләләр, “Күңел ялкыны”, “Яшел чирәм”, “Тормыш фасыллары” исемле шигырьләр, поэмалар, җырлар китаплары, «Туган җир кешесе” документаль повесть авторын “Ак барс агро” ширкәте җитәкчесе Салахов Ш. И., Сеҗе мәктәбе директоры Абдуллин М. М. һәм каләмдәшләре тәбрикләделәр.
Ул 1941 елда Арча районы, Мөрәле авылында гади колхозчы гаиләсендә туып–үскән.
– Мөрәленең яшел чирәмле урамыннан ялан тәпиләп, кулына тал чыбыгы тотып, усал ата казларны куып йөргән, тора–бара әнисенә ярдәм итә башлаган малай тормышның җырлап кына бармаганлыгына тиз төшенә. Гыйлем алыр- га кирәклеген дә аңлап ала. Мәктәптән соң Арча педагогия училищесында укый, Сикертән мәктәбенә математика укытучысы булып килә. Шул ук вакытта югары белем дә ала. Хәзер инде югары белемле педагог буларак башта Кама Тамагы районындагы, аннан үзебездәге Урта Пошалым мәктәпләрен җитәкли, – дип бик матур итеп таныштырып үтте тамашачыларны алып баручы Гөлфинә Әхмәдиева.
Очрашуда Хәнәфи Бәдигыйны яшьлек елларына “сәяхәткә” дә алып чыктылар. Сеҗе мәктәбе укучылары аның әсәрләрен укыдылар. Бу хөрмәтләүгә күңеле нечкәреп киткән Хәнәфи ага да түзмәде, туган ягына багышланган, балачак, яшьлек елларын тасвирлаган шигырьләрен укып китте.
Хәнәфи Бәдигый берара “Коммунизмга” район газетасы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшләп ала. Буш вакытларында шигырьләр, очерклар яза. Кем белә, бәлкем, иҗатының ныгуы, үсүе шуннан булгандыр. Вакыт үткән саен аны әдәбият ныграк җәлеп итә, фән дөньясы үзенә бөтереп алып кереп китә.
Ул шагыйрь, журналист кына түгел, галим, югары уку йортында студентларга белем бирүче педагог та. Мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дәреслекләр дә төзегән. “Казан” журналы мөхәррире булган, “Мирас” журналы өчен дә язган, шул ук вакытта Казан консерваториясе доценты да. Россия, Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы да.
Хәнәфи Бәдигый төрле жанрда иҗат итә. Шигырьләре арасында юмористик, сатирик рухтагылары да бар, поэмалары, балалар өчен язылганнары да күп. Алар һәрберсе үзенчәлекле, кызыклы, тәрбияви мәгънәгә ия.
Очрашуда катнашучылар – әдәбият, шигърият сөюче, аның иҗаты белән якыннан танышып баручылар - Гөлсинә апа Хайруллина, Исламгали Мингазов, Расип Набиуллиннар хатирәләре белән уртаклаштылар.
Кичә ахырында: – Мин бу көнне зарыгып көтеп алдым. Якташларым, дусларым, укучыларым белән очрашып, чын күңелдән сөйләшәсем килде. Туган ягымда иҗатым белән даими танышып баруларына, мине шулай олылауларына чиксез шат мин. Ә китапханәче Гөлфинә Әхмәдиевага, мәктәп коллективына шундый очрашу оештырганнары өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм, – диде Хәнәфи Бәдигый.