Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Әнкәйләргә мәхәббәтле, мәрхәмәтле булыйк без"

Сеҗе авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырылды. Кунакларны, гөлләр, күргәзмәләр белән бизәлгән  уңайлы мохиттә, китапханәче Гөлфинә Әхмәдиева каршы алды. Кичәбез чәй табыны артында үтте. Бәйрәмгә килгән әниләр белән берлектә, уртак көч белән әзерләнгән табын сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. 

Бездә бәйрәмнәрне бергәләшеп китапханәдә үткәрү матур гадәткә әйләнде. Кичәдә Гөлзада апа Замалиева, Мәрзия апа Тазиева , Фирүзә  Шакирзяновалар  әниләргә багышлап   яраткан  җырларын  башкардылар. Ахатова Миләүшә өздереп гармунда уйнады.  Рузия апаЗагидуллина кызы Гөлназның әниләргә багышлап  язган шигырьләрен, Гөлсинә апа Хайруллина  туган авылы Мөрәлегә, үзебезнең Кесмәс елгасына багышлап язган шигырьләрен укыдылар.

 Бәйрәмебез төрле уеннар һәм җырлар белән үрелеп барды:   бергәләшеп  тормыштагы  күңелле вакыйгаларны  искә төшереп, җырлашып, сөйләшеп утырдык, рәхәтләнеп күңел ачтык. Китапханәче  шигъри юллар белән безгә берсеннән-берсе матур котлау сүзләре ирештерде.

Кичәдән күтәренке кәеф, шат күңел белән таралыштык. Барлык авылдашларыма озын гомер, бәхет, шатлык, тазалык телим. Алдагы тормышларыбызда да, аллабирса, куанышып бергәләшеп яшәргә язсын.