Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Минем яраткан әдәби героем"

   Сеҗе авыл китапханәсе укучылары Республика күләмендә  үткәрелгән, “Әдәби музей герое” балалар иҗаты конкурсында катнаштылар. “Минем яраткан әдәби героем” номинациясендә Могинова Диләрә, Исмагилов Азат, Зарипова Илүзәләр Арча үзәк китапханәсенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ә Камалова Алия муниципаль этапта 3нче урын алып почет грамотасы һәм истәлекле бүләккә лаек  булды.