Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Без - терроризмга каршы!"

      Китапханәдә “Без экстремизмга каршы” дип аталган танып белү сәгате үткәрдек.  Дәрестә укучыларны “экстремизм”, “терроризм” төшенчәләре белән, экстремизмның барлыкка килү сәбәпләре, терроризм төрләре һәм алардан саклану чаралары турында сөйләштек. Соңгы елларда илебездә булган эре террористик актлар турында мәглүмат бирдек. Теманы чагылдырган презентация карадык. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗиганы искә алдык. Экраннан күренгән коточкыч күренешләр барыбызны да  тетрәндерде. Балаларга уяу булырга, мәктәптә яисә башка җәмәгать урыннарында күргән шикле әйберләргә кул белән кагылмаска, бу турыда укытучыларга, өлкәннәргә әйтергә кушылды.