Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Рухи матурлык җырчысы"

     19 март көнне балалар китапханәсендә  халкыбызның рухи тормышы һәм әдәбияты тарихында тирән эз калдырган олы шәхес, татар әдәбияты классигы, хикәяләр остасы, күренекле язучы Әмирхан Еники тууына 110  ел тулу уңаеннан әдәби конференция үткәрдек. Әлеге кичәгә Яңа Кенәр интернат мәктәбенең 9 сыйныф укучыларын чакырдык. Аның туган халкына эчкерсез мәхәббәт, горурлык хисе белән язган әсәрләре, халкыбыз өчен елдан-ел кадерлерәк була бара, китап сөючеләр күңеленә тирәнрәк үтеп керә. Укучыларны  әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Ә.Еники үзенең бөтен гомере , яшәү рәвеше, иҗаты һәм эшчәнлеге белән татар әдәбияты тарихында мактаулы һәм дәрәҗәле урын тота. Иң мөһиме: ул гомере буе Кеше булып кала, бай мирас калдыра.