"Наркомания колы булма"
Бүген 1 март көнне китапханәдә "Наркомания колы булма" дигән исем астында брей-ринг үткәрдек. Наркомания - бик куркыныч авыру. 1-2 мәртәбә наркотик матдә куллансаң, организм шуңа бик нык күнегеп китә. Физик һәм психик яктан наркотик "коллыгына" эләгә. Наркомания кешене үлемгә дә дучар итә. Әлеге кичәнең максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү иде. Кичә ахырында "Наркомания һәм яшүсмер" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.