Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Театр яктылыкка, нурга илтә"

   2019 нчы ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан балалар китапханәсендә укучыларыбыз өчен  "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар театрның тылсымлы дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга, танылган театр режиссёрлары, актёрлары тарафыннан куелган пьесаларның авторлары белән танышырга ярдәм итәчәк.