"Мы и закон"
20 нче сентябрь көнне китапханәбездә 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Мы и закон" дип аталган блиц-турнир үткәрдек. Әлеге кичәне укучыларның үз хокукларын һәм законнарын белү максатыннан уздырдык. Законнарны яхшы белгән кеше җәмгыять өчен файдалы. Ул кирәк чакта хокукларны һәм ирекләрне кысуга каршы тора, үз хокукларын гына түгел, җәмгыять, дәүләт мәнфәгатьләрен яклый ала. Укучылар хокук буенча сорауларга төгәл җавап бирделәр. "Синең хокукларын яшүсмер" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.