"Шигъриятнең рухи йолдызы"
26 нче апрель көнне язучы Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәдәният йорты фойесында без китапханәчеләр мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Шигъриятнең рухи йолдызы" дип аталган кичә уздырдык. Кичәгә 1-5 нче сыйныф укучыларын чакырдык. Әлеге кичәдә укучыларга Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде һәм "Кәҗә белән сарык" әкияте күрсәтелде. Укучылар үзләре өйрәнгән Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.