Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Галәм киңлекләрендә"

         12 нче апрель илебездә Авиация һәм космонавтика көне дип билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин космоска очкан.

         Шул  уңайдан балалар китапханәсендә "Галәм киңлекләрендә" дип аталган белешмәлек сәгате үтте. Әлеге кичәгә 5 сыйныф укучыларын чакырдык. Укучыларга галәм турында, космонавтлар турында сөйләдек һәм презентация күрсәттек. Кичә ахырында "Галәмгә сәяхәт" дип аталган китап күргәзмәсенә әңгәмә ясалды.