Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Тукайны бергәләп укыйбыз»

22 гыйнвар көнне республиканың «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән проекты кысаларында китапханәдә кычкырып уку сәгате үткәрелде. Чарага мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәчеләр балаларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Тукайның «Кышкы кич» шигыре кычкырып укылып, шул ук исемдәге шигырь буенча төшерелгән мультфильм каралды. Чара барышында укыган шигырь буенча фикер алышу узды. Тукай кышкы табигатьне ачык һәм матур сурәтләгән. Шагыйрь, хәтта салкын вакытта да матурлык һәм шатлык табарга мөмкин булуын күрсәткән. Шигырендә Тукай, бәхет барысына да елмаймавын искәртә һәм укучыларны кышкы һава торышыннан интегүче ятимнәрне истә тотарга чакыра.

Социаль челтәргә сылтама: https://vk.ru/wall592652851_409