Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Карыйбыз, фикер алышабыз, иҗат итәбез!»

12 гыйнвар китапханәдә яшь укучылар өчен Балалар киносы көненә багышланган «Карыйбыз, фикер алышабыз, иҗат итәбез!» дип исемләнгән мавыктыргыч кино-калейдоскоп узды. Чара башында китапханәче балаларга кинематографиянең үсеш тарихы һәм әкият сюжетлары буенча төшерелгән балалар кинофильмнары турында сөйләде. Аннары балалар фильмнар һәм мультфильмнар сценарийлары язылган әсәрләр геройларына багышланган мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар. Балалар «Фильм героен тап», «Кадр буенча киноны тап», «Китапны һәм фильмны тоташтыр» викториналарында һәм конкурсларында катнаштылар. Чарага «Кино китаптан башлана» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Бу көн кечкенә тамашачыларга бик күп шатлык, илһам һәм кино дөньясы турында яңа белемнәр бүләк итте!